🤲🤲🤲 💔💔💔 Бу шигырьне Радик Гильманов язган. Елый-елый укыдым. Нинди генә рәхмәт әйтсәм дә, аз булыр... Дәү әнием рухына дога булсын🙏🥺💔 Булды, җитте. Дәү әнигә кайтам. Кызган коймакларын сагынам Өй түрендә үскән бәбкә үлән Күрше күләннәрне юксынам Дәү әнием син бит ак яулыгың Бәйләп куеп мине көтәсең? Хәзер кайтам ашыкмый тор бераз Хафаланып кая китәсең. Койма буендагы яңа чыккан Кычытканның ашын пешерик Таба төбен бераз майлап алып Дучмакларны куеп җибәрик. Дәү әнием, чәй яңартыйк әле Мәтрүшкәле, хуш ис таралсын. Чөкердәшеп гәп куертыйк ихлас Сине килә, күреп каласым. Әллә кая һаман ашыгасың Тукта инде, юлда инде мин. Китеп барсаң, эчке серләремне Тагын кемгә сөйләрмен соң мин. Дәү әнием, менә, кайттым ич мин Кая соң син, каршы алмыйсың? Түбән очка ашка киттең мәллә Берсенә дә бармый калмыйсың. Тәрәзләргә боегып карап торам Дәү әнием күренер сыман күк. Беркая да китеп югалмады Ашка гына китеп барган күк🤲 Дустым Эльвираның дәү әнисе, Мәрфуга әбинең рух шәрифләренә багышлана. 28.04.2023. 01:21. Радик Гильманов. #мәрфуганадыршина #дәүәни #яратам

Теги других блогов: поэзия Дәү әнием Радик Гильманов