Бүген Мәрфуга әбинең өчесе.. Кем соң ул әби дисәгез. Гап гади авыл әбие. Мамадыш районы Югары Кыерлы (Берсут) авылыннан. Соңгы вакытта интернетта бик еш күренә башлаган иде. Аны шундук яраттылар. Чөнки бик матур, чын татар әбие. Сөйкемлелеге чиктән ашкан. Ә тавышы бигрәктә үзенә җәлеп итә😊 Без бәхетле буын. Чөнки без Әбиле буын. Хәзерге балалар бүтән дибез. Чөнки аларга әби-бабай тәрбиясе тәтеми диярлек. Кылган догалар кабул булсын.. Урыннары оҗмахта булсын🤲 Рәсемдә оныгы, дустым Эльвира Шакирова. Шулай ук тәрбияви фото. "Дәү әни, син өйрәтеп кенә тор" 😊
#әби #дәүәни #акәби #татарәбиләре #эби #әбекәй
❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤❤
Булды, җитте.
Дәү әнигә кайтам.
Кызган коймакларын сагынам
Өй түрендә үскән бәбкә үлән
Күрше күләннәрне юксынам
Дәү әнием син бит ак яулыгың
Бәйләп куеп мине көтәсең?
Хәзер кайтам ашыкмый тор бераз
Хафаланып кая китәсең.
Койма буендагы яңа чыккан
Кычытканның ашын пешерик
Таба төбен бераз майлап алып
Дучмакларны куеп җибәрик.
Дәү әнием, чәй яңартыйк әле
Мәтрүшкәле, хуш ис таралсын.
Чөкердәшеп гәп куертыйк ихлас
Сине килә, күреп каласым.
Әллә кая һаман ашыгасың
Тукта инде, юлда инде мин.
Китеп барсаң, эчке серләремне
Тагын кемгә сөйләрмен соң мин.
Дәү әнием, менә, кайттым ич мин
Кая соң син, каршы алмыйсың?
Түбән очка ашка киттең мәллә
Берсенәдә бармый калмыйсың.
Тәрәзләргә боегып карап торам
Дәү әнием күренер сыман күк.
Беркаяда китеп югалмады
Ашка гына китеп барган күк🤲
Дустым Эльвираның дәү әнисе, Мәрфуга әбинең рух шәрифләренә багышлана.
28.04.2023. 01:21. Эльчик Шакирова